Милли проектлар
21 гыйнвар 2025, 06:25

Башкортстан – туристлар яраткан урын

Республика туристлык бизнес өчен грантларга 267 млн сум алган.

Башкортстан – туристлар яраткан урынБашкортстан – туристлар яраткан урын
Башкортстан – туристлар яраткан урын

 Туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга грант ярдәме өчен Башкортстан федераль бюджеттан 267 млн сум акча алды. Республика акчаларын да өстәп, 2025 елга гомум сумма 272,8 млн сум тәшкил итте. Шундый ук финанслау алдагы ике елга планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр БР туризм һәм эшкуарлык министрлыгында.

2025 елдан «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында республикада «Номер фонды, инфраструктура һәм яңа җәлеп итү нокталары булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырылачак.

Федераль акчалар туристлык инфраструктурасын үстерү буенча иҗтимагый инициативаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә, вакыйгалы чаралар үткәрүгә, муниципалитетларның туристлык үзәкләрен төзекләндерүгә бүлеп биреләчәк.

Грант ярдәменнән кече һәм урта бизнес субъектлары шәхси инвестицияләр җәлеп итү шарты белән файдалана алачак, дип искәрттеләр ведомствода.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас