Яңа ел алдыннан Зилаерның Сәләх авылында зур шатлыклы мәдәни чара үтте.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында, шулай ук урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы проекты кысаларында, Башкортстанда киңкырлы эшләр алып барыла. Мәсәлән, Сәләхтә берникадәр вакыт эчендә, авыл клубының эчендә ремонт эшләре башкарылды һәм бәйрәмнәр алдыннан авыл халкы кабаттан бирегә җыелды. Клубны ачарга Зилаер районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов та килде. Ул авыл халкын киләчәктә дә актив булырга, оптимизм белән яшәргә чакырды.
Клубта зур эш башкарылган: идәннәр алыштырылган, стеналар буялган, анда хәзер якты һәм җылы.
Фото: selskieogni.ru