Белоретның Ломовка авылында яңа хоккей тартмасы төзелгән.
Авыл хакимияте башлыгы Татьяна Дмитриева әйтүенчә, авылдагы хоккей коробкасы инде берничә ел буена эшләмәгән, чөнки яраксыз хәлгә килгән булган.
Авыл халкы бу мәсьәләне уртак көч белән хәл итәргә булган һәм күмәкләшеп хоккей тартмасын эшләп тә куйганнар. "Башкортстан республикасында физик культураны, спортны һәм яшьләр сәясәтен үстерү" милли проекты кысаларында алып барылган эшләрдә бар авыл халкы катнашкан: ирләр тимерне эретеп ябыштырган, коры үләнне чапкан, такта әзерләгән, ә хатын-кызлар аларга тәмле пироглар, чәй, пилмәннәр пешереп китергән. Авыл халкы кулга-кул тотынышып эшләгән.
Бар авыл халкы өчен зур бәйрәмдә – Рождество көнендә – каток ачылган. Бу көнне артистлар чыгыш ясаган, тәмле пылау әзерләнгән.
Фото: belrab.ru