Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Башкортстанда төзелгән дүрт махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү үзәкләре 2024 елда 5,2 меңләп пациент кабул итәргә өлгергән.
Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Геннар дерматозы үзәге 2024 елның 27 февралендә ачылган иде, анда бар республикадан 2 меңләп пациент кабул итәргә өлгергәннәр.
Гематология үзәге 464 пациент кабул иткән һәм 953 телемедицина консультациясе үткәргән.
Үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау үзәге 1667 үсмерне кабул иткән. Шулай ук былтыр балаларны дәвалау өчен Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге дә ачылды.
Фото: bashinform.ru