Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 гыйнвар , 16:48

Программа уңышлы эшли

Соңгы 5 ел эчендә Башкортстан “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын үстерү максатына 9,4 миллиард сум акча юнәлдерде.

Программа уңышлы эшли
Программа уңышлы эшли

Соңгы 5 ел эчендә Башкортстан “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын үстерү максатына 9,4 миллиард сум акча юнәлдерде.

   -Шуларның 5,4 миллард сумы – федераль казнадан,- дип хәбәр итте бүгенге оператив киңәшмә вакытында төбәкнең авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

   Әлеге ресурслар ярдәмендә 539 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алган, 204 гаилә өчен найм килешүе белән йортлар төзелгән. Муниципалитетларда да бихисап күп уңышлы эшләр башкарылган.

   2024 елда программаны тормышка ашыруда Нуриман, Борай, Илеш, Бәләбәй, Тәтешле һәм Яңавыл районнары зур активлык күрсәткән.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: