Милли проектлар
17 гыйнвар 2025, 08:33

Тәүлегенә 90 мең йомырка җитештерелә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бакалы районында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләрнең берсе - “Бакалы кошчылык фабрикасы”н да карады ул.

Тәүлегенә 90 мең йомырка җитештереләТәүлегенә 90 мең йомырка җитештерелә
Тәүлегенә 90 мең йомырка җитештерелә

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бакалы районында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләрнең берсе - “Бакалы кошчылык фабрикасы”н да карады ул.

“Биредә социаль әһәмиятле продукт - йомырка җитештерелә.

Эшкуарның тырышлыгы белән зур булмаган хуҗалык республика күләмендәге эре агробизнеска әйләнде. Иң мөһиме, ирешкәннәрдә туктап калырга җыенмыйлар – үсешне дәвам итәләр. Әле комбикорма заводы, яңа корпуслар төзиләр.

Кошчылык комплексы проектын киңәйтүне без “Инвестсәгать”нең бресендә хуплаган идек. Бүген кошчылык фабрикасына тагын ничек ярдәм итеп булу турында фикер алыштык” дип язды Радий Фәрит улы социаль челтәр битендә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас