17 гыйнварда Бакалы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бакалы авылындагы Хәрби дан паркында булды. Аны төзүгә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 2020 елда керештеләр. Муниципалитет администрациясе башлыгы Олег Еимов биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, беседкалар, тротуарлар урнаштырулары турында сөйләде. Парк 2024 елның августында ачылган, һәм ул шунда ук авыл халкының яраткан ял итү урынына әверелгән. Планда - бу иҗтимагый мәйдан территориясендә Хәтер аллеясен төзекләндерү һәм хәрби техника экспозициясен урнаштыру.
Узган елның языннан паркны карап тоту һәм үстерү өчен концессия килешүе кысаларында шәхси эшмәкәрләр Светлана һәм Алексей Фроловлар җаваплы. Язгы-җәйге чорда алар агачлар һәм куаклар утырту, территорияләрне җыештыру белән шөгыльләнгәннәр. Монда кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән туклану пункты җиһазландырылган. Кышын карны җыештыралар, юлларны чистарталар.
- Паркның җирле эшмәкәрләргә бирелүе - дөрес гамәл. Бу территориядә активлык булуы, бирегә кешеләр килүе, кызыклы объектлар булуы мөһим. Мондый мисаллар бездә бар, Уфадагы кайбер парклар да шулай эшли. Иң мөһиме, кешеләр елмая, аларга ошый. Бу шәп, - ди Радий Хәбиров.