Милли проектлар
16 гыйнвар 2025, 04:00

Теләкләр әйтү чоры

Караидел авылы халкы өчен арт-терапия үткәрелгән.

Теләкләр әйтү чорыТеләкләр әйтү чоры
Теләкләр әйтү чоры

Караиделнең үзәк район модель китапханәсендә «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп «Алтын аффирмация»дип аталган арт-терапия үткәрелгән.

Чара барышында катнашучылар аффирмациянең нәрсә икәнен һәм аларның ничек эшләвен, шулай ук уңай раслауларның дөрес фикерләр формалаштырырга һәм максатларга ирешергә ничек ярдәм итүен белгәннәр. Практик өлешендә һәркем, уңыш һәм чәчәк атуны символлаштырган алтын төс элементларын кулланып, үз теләкләренең уникаль картинасын тудырган. Бу кичә илһамландыргыч кына түгел, чын-чынлап тылсымлы да булган.

"Гыйнвар — теләкләр әйтү һәм Яңа елга максатлар кую өчен менә дигән вакыт. Чара барышында без аффирмациянең нәрсә икәнен һәм аларның ничек эшләвен белдек. Әмма иң мавыктыргычы без чараның сәнгать өлешенә күчкәч башланды. Һәр катнашучы үзенең теләкләрен һәм ниятләрен чагылдырган уникаль картинасын булдыру мөмкинлеге алды",- ди чарада катнашучы Әлзирә Йосыпова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас