Милли проектлар
16 гыйнвар 2025, 07:10

Соңгы кыңгырау кайчан яңгырар?

Укый гына башладылар, ә инде ...  

Соңгы кыңгырау кайчан яңгырар?Соңгы кыңгырау кайчан яңгырар?
Соңгы кыңгырау кайчан яңгырар?

Укый гына башладылар, ә инде ...

 

Башкортстанда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау быел  24 майда, шимбә көнне яңгыраячак. Республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итүенчә, аттестатларны тугызынчы сыйныф укучыларына - 27 июньдә, унберенче сыйныф укучыларына 28 июньдә тапшырачаклар.

Быел Башкортстанда 9 сыйныфны – 50 меңнән артык егет һәм кыз, ә 11 сыйныфны 15,5 меңгә якын яшь кеше тәмамлый. БДИдан тиешле баллар җыйган һәм укуда аерым уңышларга ирешкән 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар алтын яки көмеш медальгә лаек булуы ихтимал.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас