Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә 2025 елга төбәкнең Сәламәтлек саклау өлкәсендәге планнары һәм бурычлары турында фикер алышканнар. Гомер озынлыгын арттыру тармак үсешенең өстенлекле юнәлеше булып кала.
- Тормыш сыйфатын яхшыртуда сәламәтлек саклау системасы төп роль уйный. Аны үстерү буенча иң мөһим бурычларның берсе – медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, авыруларны киметү, гомер озынлыгын арттыру, актив озын гомерлелеккә ирешү. Соңгы елларда республикада тармакның матди-техник базасын ныгыту, медицина хезмәткәрләренә кадрлар кытлыгын киметү буенча күп эшләр башкарылды. Уфа медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча зур программа башланды,-дип билгеләде БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, 2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» яңа милли проектларын гамәлгә ашыру башланган, алар беренчел звенодан алып реабилитацияләүгә һәм республика халкына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр барлык сәламәтлек саклау өлкәләрен колачлый. Әлеге максатларга каралган финанс средстволарының гомум күләме 8 млрд. сумнан артып китә. Шулай ук Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусын файдалануга тапшыру, 6 дәваханә төзү, Зилаир үзәк район дәваханәсендә, Бөре дәваханәсендә һәм берничә участок дәваханәсендә һәм табиб амбулаторияләрендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. 134 яңа ФАП, табиб амбулаторияләре һәм гомум практика табибы офислары урнаштыру, 4,5 мең берәмлектән артык медицина җиһазы алу, 99 санитария автомобиле сатып алу планлаштырыла.