Милли проектлар
15 гыйнвар 2025, 03:05

Яңа милли проектның максаты нинди?

Яңа милли проектның максаты нинди?Яңа милли проектның максаты нинди?
Яңа милли проектның максаты нинди?

Быелдан башлап илдә «Дәвамлы һәм актив тормыш» дигән яңа проект эшли башлый. Ул ил Президенты Владимир Путин указы белән «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында барлыкка килгән.

Монда иң мөһиме — ил халкының гомер озынлыгын арттыру. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бәләкәй шәһәрләрдә һәм авылларда медицина ярдәмен үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Быел ук республикада 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда тугыз медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Барлыгы 140 беренчел медицина ярдәме объекты яңартылачак. Ел дәвамында беренчел звено оешмалары өчен 4,6 мең берәмлектән артык медицина җиһазы, шулай ук 99 автомобиль сатып алыначак, бу иң ерак бистәләрдә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас