Югары Кыйгы авылы эшкуары Руслан Вәлиевка «Минем бизнес» үзәге офисында товар билгесен теркәү буенча финанс ярдәм күрсәтелгән.
Руслан Вәлиев дәүләт пошлиналарын гына түләгән.Үзәк белгечләре аңа дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча киңәшләр биреп, документлар рәсмиләштерергә һәм раслаучы кәгазьләр алырга ярдәм иткәннәр.
- Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты буенча дәвам итә. "Минем бизнес" үзәге эшкуарларга товар билгеләрен сертификацияләү һәм теркәү буенча бушлай хезмәтләр күрсәтә. Бу ярдәм чаралары республикада теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы МСП субъектларына ачык, - диде Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
2022 елдан Руслан Вәлиев «СонвРАЮ» бренды астында пружинасыз матраслар җитештерү белән шөгыльләнә.
Руслан Вәлиев социаль эшкуар булып тора һәм аның бизнесының миссиясе – кешеләргә ярдәм итү, аларның тормышларын җиңеләйтү һәм уңайлыклар тудыру. Дәүләт ярдәме һәм Руслан Вәлиев тырышлыгы белән предприятие оешканнан бирле су үткәрми торган 200дән артык матрас җитештерелгән.
Эшмәкәрнең планнарында - бизнесны текстиль җитештерү буенча кибетләр челтәрен булдыру. Дәүләттән шундый ук ярдәмне «Минем бизнес» үзәге офисларына мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин, анда белгечләр бизнесны үстерү этабына бәйле рәвештә ярдәм итүнең тиешле чараларын сайларга ярдәм итәчәк.