Милли проектлар
14 гыйнвар 2025, 13:03

Орлыкны күп сатканбыз

Башкортстан 2024 елда 2023 ел белән чагыштырганда чәчү өчен орлыклар экспортын 1,5 тапкырга арттырган.

Орлыкны күп сатканбызОрлыкны күп сатканбыз
Орлыкны күп сатканбыз

Башкортстан 2024 елда 2023 ел белән чагыштырганда чәчү өчен орлыклар экспортын 1,5 тапкырга арттырган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә. Гомумән алганда, ел дәвамында республикадан чит илгә экспортланган бөртекле, кузаклы, азык һәм майлы культуралар орлыкларының 5003 тоннага 246 партиясе рәсмиләштерелгән. Вика, донник, житняк, люцерна, солы, бодай, судан үләне, эспарцет, чәчү өчен арпа орлыкларын Беларуссияга, Германиягә, Казахстанга һәм Кыргызстанга озаттылар. Орлыкларның барлык партияләре дә тиешле тикшеренүләрне Башкортстан сынау лабораториясендә узган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча чәчү материалында карантин организмнары ачыкланмаган, төяп җибәрелгән барлык продукция импортер илләр таләпләренә туры килә. Чагыштыру өчен: узган ел Башкортстаннан чәчү өчен вика, горчица, донник, клевер, люцерна, лядвенец, эспарцет, бодай, арпа орлыкларының 194 партиясе экспортланган. Гомумән алганда, 3870 тоннадан артык. Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас