Милли проектлар
13 гыйнвар 2025, 16:33

Үзебезнекен булдырабыз

Саннар бу уңышларны раслый.  

Үзебезнекен булдырабызҮзебезнекен булдырабыз
Үзебезнекен булдырабыз

Саннар бу уңышларны раслый.

 

2024 елда Башкортстанда импортны алмаштыра торган сәнәгать продукциясен җитештерү күләме ике тапкырга артты.

 Башкортстанда җитештерелгән импортны алмаштыра торган сәнәгать продукциясе күләме узган ел нәтиҗәләре буенча 2023 ел дәрәҗәсеннән ике мәртәбә артып, 380 млрд сумга җитте. Бу хакта бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан вице-премьеры сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.

2022 елдан Башкортстанда төрле белгечлекләрдәге 23 сәнәгать кластеры булдырылды. Алар илнең төрле төбәкләреннән 288 предприятиене берләштерә.

Гамәлдәге кластерларның гомуми саны буенча республика илдә алдынгы урында тора. Русиядә барлыгы 85 индустриаль кластер үсә.

– Республика һәм башка төбәкләр предприятиеләре кооперациясе Башкортстанда импортны алмаштыра торган продукция җитештерүне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде, – диде Александр Шельдяев. – 2024 елда мондый җитештерү оешмаларының гомуми саны 50 процентка артты һәм 120гә җитте.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың сәнәгать кластерларын үстерү буенча башкарыла торган эшне югары бәяләде.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас