Милли проектлар
13 гыйнвар 2025, 11:34

Урманнар тагын утыртылачак

Урман кечкенә үсентедән башлана.

Урманнар тагын  утыртылачакУрманнар тагын  утыртылачак
Урманнар тагын утыртылачак

Урман кечкенә үсентедән башлана.

 

Башкортстан урманчылары ел саен үз питомникларында һәм теплицаларында үстерү өчен төрле агач төрләре орлыкларын әзерлиләр. Бу юнәлештә эш «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты максатларына ярашлы алып барыла. 2024 елда төбәк урман хуҗалыкларында дүрт тоннага якын төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары, шул исәптән – 2,5 тонна нарат орлыгы, 455 кг чыршы, 116 кг карагай һ.б. әзерләнде.

 Шулай итеп, әлеге күрсәткеч буенча план 124% ка үтәлгән.

– Язын орлыклар урман питомникларына чәчеләчәк, ә инде ике елдан соң үсентеләрне урман торгызу чараларын башкарганда, шул исәптән «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләре кысаларында файдаланабыз.

Урман – материалыннан башлана, ә ул, үз чиратында, сыйфатлы орлыклардан, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас