Милли проектлар
13 гыйнвар 2025, 10:51

Авылда мәдәниятне күтәрегез, осталар

Җырлап кына эшләрлек.

Авылда мәдәниятне күтәрегез, осталарАвылда мәдәниятне күтәрегез, осталар
Авылда мәдәниятне күтәрегез, осталар

 Җырлап кына эшләрлек.

Башкортстанда «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыруның дүрт елында 150 белгеч бер мәртәбә бирелә торган стимул түләүләре алды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә билгеле булды. Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова программаның 2021 елда старт алуын һәм Русиядә мондый беренче инициатива булуын искәртте. Аны гамәлгә ашыру башында белгечләр 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала алганнар.

2023 елдан сумманы 1 млн сумга кадәр арттырдылар. Алынган акчаларны торак шартларын яхшыртуга яки шәхси транспорт сатып алуга тотарга мөмкин. Программа таләпләре буенча, хезмәткәр авыл мәдәният учреждениесендә контрактка кул куйганнан соң кимендә биш ел эшләргә тиеш.

2024 елда 30 хезмәткәргә сертификатлар тапшырылды. Алучыларның күбесе югары белемле,ә аларның уртача яше 29 яшь. Алар арасында мәдәни-ял итү учреждениеләренең 18 белгече бар.

– Заявкаларны сайлаганда комиссия беренче чиратта хезмәткәрнең 35 яшькә кадәр яшьтә һәм профильле белеме булуын, 50 меңгә кадәр халкы булган авылда яки кече шәһәрдә урнашкан учреждениегә эшкә урнашуын, бер ставкага һәм аннан да күбрәккә эшкә урнашуын исәпкә алды, - дип сөйләде Әминә Шәфыйкова.

Министр 2025 елда мәдәният учреждениеләренә белгечләр җәлеп итү буенча федераль программа старт алачак, диде. Ул белгеч Башкортстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган буш урыннар исемлегеннән вакансия сайлый һәм бер мәртәбә бирелә торган компенсация алуга гариза бирә. Программаның үзенчәлеге-яшь буенча чикләүләр һәм субсидияләрне тоту юнәлеше булмау. Шул ук вакытта программада катнашучылар сайланган учреждениеләрдә кимендә биш ел эшләргә тиеш булачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас