Милли проектлар
12 гыйнвар 2025, 08:04

Милли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм итте

Балтач хастаханәсе автопаркын LADA Granta Лифтбек автомобиле тулыландырды. 

Милли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм иттеМилли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм итте
Милли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм итте

Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алынган.

Автомобиль Балтач үзәк район хастаханәсенә кичектергесез һәм планлы чакыруларга хезмәт күрсәтү, шулай ук тикшеренүләр өчен биологик материаллар ташу һәм дару препаратлары китерү өчен тапшырылган. Lada Granta Лифтбек Русиядә җитештерелгән заманча машина күп функцияле. Багажникта җыелмалы носилкалар урнаштырылган, алар кирәк булганда яткан пациентны медицина учреждениесенә китерү өчен кулланылырга ярдәм итәчәк.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Милли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм итте
Милли проект Балтач хастаханәсенең автопаркын яңартырга ярдәм итте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас