Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 гыйнвар , 11:51

Туймазыда «Чыршыны эшкәртүгә» экоакциясе узачак

Туймазыда «Экология Т» ҖЧҖ төбәк операторы ел саен Яңа ел купшыкайларын кабул итү пунктларын оештыра.

Туймазыда «Чыршыны эшкәртүгә» экоакциясе узачак
Туймазыда «Чыршыны эшкәртүгә» экоакциясе узачак

Аларны эшкәртү «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан «Экологик иминлек» яңа милли проектын гамәлгә ашыру башлана, ул гамәлдәге «Экология»милли проектына алмашка килә.

Гадәттәгечә гыйнварда Туймазы шәһәрендә регоператор махсус контейнерлар (бункерлар) урнаштыра, анда муниципалитет халкы кипкән агачларны эшкәртүгә тапшыра. Быел кабул итү пунктлары 18 һәм 25 гыйнварда Мичурин урамы,12 һәм Фабричная урамы,14 «а» адресларында оештырылачак. Чыршыларны 12.00 — 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Акциядә катнашучыларны татлы ризыклар көтә. Чыршылар мишурадан тазпртылган булуы зарур.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Туймазы хакимияте.

Туймазыда «Чыршыны эшкәртүгә» экоакциясе узачак
Туймазыда «Чыршыны эшкәртүгә» экоакциясе узачак
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: