Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 гыйнвар , 12:39

Эшкә урнашуда меңнәрчә кешегә ярдәм күрсәтелә

Бер кешене укытуга бүленгән субсидиянең уртача күләме 60 мең сум тәшкил иткән.

Эшкә урнашуда меңнәрчә кешегә ярдәм күрсәтелә
Эшкә урнашуда меңнәрчә кешегә ярдәм күрсәтелә

Былтыр "Мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү" федераль проекты булышлыгында республикада яшәүче 3 мең кеше кирәкле һөнәргә укып, хезмәт базарында таләп ителгән белгечлеккә ия булган. Алар нигездә эшсезләр, декреттагы хатын-кызлар һәм шулай ук квалификациясен үзгәртергә теләүчеләр.
Укыту 30 юнәлеш буенча алып барыла. Бер кешене укытуга бүленгән субсидиянең уртача күләме 60 мең сум тәшкил иткән.
Иң популяр белгечлекләр арасында: мәгълүматлар аналитикасы, психолог-консультант, маркетплейслар буенча менеджер, тегү корылмасы операторы, мәгълүмат ресурслары һәм социаль челтәрләр белгечлеге булган.
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре генә "Демография" милли проекты чикләрендә хезмәтчәннәргә белем бирүгә федераль бюджеттан 87 млн. сум акча алган.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: