Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 гыйнвар , 17:13

Экспорт эшчәнлеге буенча алдынгы төбәкләр арасындабыз

Бу хакта Русия экспорт үзәге белдерә.

Экспорт эшчәнлеге буенча алдынгы төбәкләр арасындабыз
Экспорт эшчәнлеге буенча алдынгы төбәкләр арасындабыз

2024 елда Төбәк экспорт стандартларын кертү йомгаклары буенча Башкортстан экспорт эшчәнлеге өчен уңайлы мохитле иң яхшы төбәкләр арасына кергән. Бу хакта Русия экспорт үзәге хәбәр итә.
БР тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, Башкортстан Төбәк экспорт стандартын кертү нәтиҗәлелегенең ел йомгаклары буенча 2 урынны алган. Идел буе федераль округы буенча республика 1 урынга чыккан.
Төбәктә экспортерларга бушлай төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. 2024 елда Башкортстан урман сәнәгате һәм агросәнәгать комплекслары, нефть һәм газ, химия һәм җиңел сәнәгать юнәлешләре буенча "Экспорт форсажы" тармак акселерация программасын үтәгән бердәнбер төбәк.
Белешмә: "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектының максаты 2030 елга кадәр чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспорты үсешен, 2020 елга караганда, 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итүне күзаллый.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: