Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 гыйнвар , 12:13

Былтыр эшкуарларга ярдәм арттырып күрсәтелгән

План буенча 499 заемщик урынына кече һәм урта эшкуарлыкның 785 субъекты хезмәтләндерелә.

Былтыр эшкуарларга ярдәм арттырып күрсәтелгән
Былтыр эшкуарларга ярдәм арттырып күрсәтелгән

2024 ел йомгаклары буенча Башкортстан микрокредит компаниясе "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты чикләрендә микрофинанс дәүләт ярдәме бирү күрсәткечләрен арттырып үтәгән. План буенча 499 заемщик урынына кече һәм урта эшкуарлыкның 785 субъекты хезмәтләндерелә. БР эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко белдерүенчә, гомум бирелгән заемнар күләме 876 млн. сумнан арткан.
2024 елның 1 сентябрендә компания партнерлык финанслау тәҗрибәсе чикләрендә партнерлык займын бирү механизмы белән таныштырган. Ул Русия Банкы булышлыгында илебезнең 4 төбәгендә генә: Башкортстан, Татарстан, Дагыстан һәм Чечен республикаларында гамәлгә ашырыла. Беренче айда үзмәшгульләргә - күн эшкәртү остасына һәм бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтүче эшкуарга - 1 млн. сум күләмендә заем бирелгән.
Бе ел эчендә республиканың төрле өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче 26 үзмәшгуль Башкортстан микрокредит компаниясенә микрокредит ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, үзмәшгуль Анастасия Тернерсесьянга 400 мең сум күләмендәге заем үзенең спорт студиясендә ремонт эшләре башкаруга һәм спорт корылмалары сатып алырга ярдәм иткән. Уфадан Рафаэль Хәбибуллин чәчәк бизнесын уңышлы үстереп җибәргән. Ул Башкортстан микрокредит оешмасыннан алынган заемга утырту материаллары сатып алган.
2024 елда Күпфункцияле үзәкләр аша микрозаем ярдәме алуга 274 килешү төзелгән. Көз мәлендә әлеге исемлек 66 кешегә арткан һәм бүген эшкуарлар мөһим документларга кул кую мөмкинлегенә ия.
Республиканың кайсыбер предприятиеләре Башкортстан микрокредит компаниясенә ярдәм сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, "Логист102", "Простострой" компанияләре һ.б.лар һәм аларның үтенечләре канәгатьләндерелгән. 2024 дәвамында республиканың 63 муниципалитетында яшәүче эшкуарлар һәм үзмәшгульләр микрофинанс ярдәме белән файдаланган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: