Милли проектлар
9 гыйнвар 2025, 03:05

Учалы районында ике ФАП ачылды

Учалы районы торак пунктларында “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча ике фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Баттал авылының яңа ФАПында 230дан артык кеше беренчел медицина ярдәме алачак. Кече Казаккүл авылындагы тагын бер пункт 330 җирле кешегә медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.

“Яңа фельдшер-акушерлык пунктларында пациентлар һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган: фельдшер һәм акушерлык каравы кабинетлары, процедура-прививка ясату кабинеты, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм җыештыру инвентарен саклау бүлмәләре бар”,  – диелә хәбәрдә. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас