Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко районына эш сәфәре вакытында 2018 елда ил Президенты Владимир Путин булдырган “Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә төзелгән яңа поликлиниканың эше белән танышты. Медицина учреждениесе 2024 елның декабрендә ачылды, ул сменасына 320 кешегә исәпләнгән.
Яңа поликлиника өлкәннәргә һәм балаларга медицина хезмәте күрсәтә. Аны җиһазландыру беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең заманча стандартларына җавап бирә. Биредә терапевтлар, педиатрлар, тар профильле белгечләр, шәфкать туташлары эшли. Учреждениедә диагностика, вакцинация, функциональ тикшеренүләр кабинетлары урнаштырылган. Эшне уңайлы оештыру аркасында район халкы тиз арада тикшеренү уза һәм тиешле ярдәмне ала ала.
Төбәк җитәкчесе поликлиникада диспансеризация процессына аерым игътибар бирде. Фельдшер Рифә Рәҗәпова медицина тикшеренүенең барлык этаплары турында сөйләде. Әңгәмә йомгаклары буенча республика җитәкчесе медицина хезмәткәрен Башкортстан Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү советы утырышында чыгыш ясарга чакырды.
Сәфәр яңа учреждениедә медицина хезмәтләренең сыйфатын югары бәяләгән пациентлар белән аралашу белән тәмамланды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә яңа поликлиниканы караудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
Чыганак: https: glavarb.ru