БРда “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проектын гамәлгә ашыруның 6 елы эчендә кече бизнесны үстерүгә 1 млрд 700 млн сумнан артык бюджет акчасы җибәрелде. Бу хакта төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр. Төбәк проекты "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
"Төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада 333 яңа фермер хуҗалыгы төзелде. 129 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ярдәм алды. Кулланучылар кооперациясенә 10 мең яңа катнашучы җәлеп ителгән", – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Чыганак: bash.news