2024 елда Башкортстанның “Минем бизнес” үзәге төбәк эшкуарларына 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән.
Башкортстанның “Минем бизнес” үзәге 2024 елга йомгак ясады. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проекты кысаларында узган елда Үзәк 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 23 процентка артык дигән сүз.
– “Минем бизнес” үзәге – бизнес өчен хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә торган уңайлы мәйданчык. Бүген “Минем бизнес” үзәге бүлекчәләре челтәрендә 13 офис исәпләнә. Сибай шәһәрендә тагын бер вәкиллек ачарга ниятлибез, – ди эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
2025 елга “Минем бизнес” – бизнес өчен лозунгы белән керәбез, дип билгеләде Үзәк җитәкчесе Аида Сәлимова.
– Һәр ел яңа чакырулар белән беррәттән яңа мөмкинлекләр дә барлыкка килүен раслый. “Минем бизнес” үзәге – һәр эшкуар, бигрәк тә эш башлаучылар мөрәҗәгать итәргә тиеш урын. Ел саен, бизнес ихтыяҗларыннан һәм агымдагы хәлдән чыгып, ярдәм төрләрен киңәйтәбез. Киләчәктә Үзәк базасында “Минем креатив бизнес” һәм профильле коворкинг ачылачак, – дип хәбәр итте ул.