Милли проектлар
3 гыйнвар 2025, 08:23

Аучылыкта тәртип!

Яңа ел каникулларында республикада «Экология» милли проекты кысаларында аучылык өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау максатларында рейдлар үткәрелә. Бу чорда поши һәм себер кыр кәҗәсенә ау рөхсәт ителә.

Аучылыкта тәртип!Аучылыкта тәртип!
Аучылыкта тәртип!

Яңа ел каникулларында республикада «Экология» милли проекты кысаларында аучылык өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау максатларында рейдлар үткәрелә. Бу чорда поши һәм себер кыр кәҗәсенә ау рөхсәт ителә.

- Яңа ел каникулларында министрлыкның дәүләт аучылык инспекторлары көн саен, ә кайчакта тәүлек буе республиканың аучылык җирләрендә хезмәт итәләр. Бүгенге көндә 50гә якын аучы тикшерелгән. Ау кагыйдәләрен бозулар ачыкланмаган. Гражданнарның табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәве - безнең эш. Һәр аучыга ау кагыйдәләрен истә тотарга һәм аларны үтәргә киңәш итәм. Республикада 80 меңнән артык аучы теркәлгән. Ел саен Башкортстанда яңа ел каникуллары көннәрендә аучылык кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачыклана, шуларның 5 очрагы җинаять билгеләре белән. Төп хокук бозуларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: кыргый хайваннарны аулауга рөхсәт документлары булмау, куркынычсызлык техникасын үтәмәү, шулай ук моторлы механик транспорт чараларында булу, - дип билгеләп үтте Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бирле аучылык күзәтчелеге инспекторлары даими рейд кысаларында 3 меңнән артык сәяхәт үткәргән, алар барышында 212 аучылык кагыйдәләрен бозучы ачыкланган. Судлар тарафыннан 116,7 мең сумлык штраф салынган, 2 кеше 1 елга аучылык хокукыннан мәхрүм ителгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас