Программага материаллар җитештерү технологияләре нигезләрен белүче, аларны цифрлы модельләштерү һәм сынау күнекмәләренә ия заманча материаллар белеме өлкәсендә белгечләр әзерләү керә. Программа «Благовещенск арматура заводы» АҖ белән берлектә эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Бу аның кирәклеген күрсәтә, шулай ук студентларга белем ала башлаудан ук җитештерү өчен кирәкле квалификацияләр алырга мөмкинлек бирә.
Уфа вузара кампусындагы реверсив инжиниринг үзәгендә студентлар җиһазлар, аерым алганда, завод өчен торба үткәргеч арматура проектлый. Шулай итеп, мәгариф һәм сәнәгать «симбиозы» килеп чыга: укучылар арматураның 3D-модельләрен ясыйлар һәм аларны принтерларга бастыралар, ә предприятие алынган үрнәкләрне төрле күргәзмәләрдә куллана.
- Импортны алмаштыруның үсә барган темплары Русия Федерациясенең технологик суверенитетына ирешү өчен базардан проектлауга яңа, стандарт булмаган алымнарны үстерүне таләп итә. Һәм яңа заман чакыруларын хәл итү өчен УГНТУ реверсив инжиниринг үзәгенә нигез салынды, аның ярдәме белән әлеге белгечлек ачылды, - дип ассызыклады УДНТУ нефть-газ инжинирингы һәм цифрлы технологияләр институты директоры Рөстәм Дәминев.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: УДНТУ.