Тавышларның яртысын диярлек Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы сквер алды, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
«Туймазы шәһәренең иҗтимагый киңлекләрен үстерү» берләшмәсе битендә үткәрелгән сораштыруда 2,2 мең кеше тавыш биргән, тагын 1,2 мең кеше үз тәкъдимнәре белән җыю пунктларына мөрәҗәгать иткән. Тавышлар саны буенча икенче урында — Чапаев урамындагы, өченче урында — Островский урамындагы Аллеяләр.
— Конкурста катнашуга әзерлекнең чираттагы этабы — төзекләндерү проектын алга таба эшләү өчен Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы скверны үстерү һәм төзекләндерү буенча тәкъдим ителә торган чаралар турында халыктан тәкъдимнәр кабул итү. Ул 2025 елның беренче кварталында узачак, дип билгеләде Туймазы шәһәре башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: BASH.New.