Русия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта белгечләр тарафыннан сайлап алынган ит продукциясе экспорт алдыннан Россельхознадзор карамагындагы башкорт сынау лабораториясендә тулы күләмдә лаборатор сынаулар узды һәм импортлаучы ил таләпләренә туры килә, диелә хәбәрдә.
Мәләвездән продукция җитештерүче экспорт сертификациясен узган һәм "Цербер" ФГИС экспортерлар реестрына кертелгән. Туңдырылган күркә инде Башкортстаннан автомобиль транспорты белән Санкт-Петербургка юл тоткан һәм алга таба Африка континентына диңгез транспорты белән барачак, дип өстәделәр Россельхознадзорда.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, элегрәк шул ук предприятие Башкортстаннан үзенең күркә итен Конго һәм Бенинга экспортлаган иде.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлек» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты 2030 елга чимал булмаган, энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Россельхознадзорның БР буенча идарәсе матбугат хезмәте