Милли проектлар
28 декабрь 2024, 04:17

Аскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән игълан ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру максатыннан Аскын районындагы өч торак пунктта фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Аскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылдыАскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Аскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Беренчесе Упканкүл авылында ишекләрен ачты. Әлеге ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне 370 кеше алачак, шуларның 57се – балалар. Яңа бинада пациентларны акушерка Альбина Хәйруллина кабул итәчәк.

Тагын бер ФАП Карткисәк авылында ачтылар. Элек пункт 1989 елда төзелгән бинада булган, анда су белән тәэмин итү һәм канализация булмаган. Хәзер авылның 353 кешесе, 53 баланы да кертеп, яңа ФАПтан квалификацияле медицина ярдәме ала ала. Кабул итүне медицинага 30 елдан артык гомерен багышлаган фельдшер Зилә Касыймова алып барачак.

Өченче ФАПны Яңа Кара авылында ачтылар. Фельдшер Рәйлә Имаеваның игътибары астында 145 кеше, шул исәптән 20 бала булачак.

Яңа ФАПларда килүчеләр һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган: фельдшер һәм акушерлык каравы кабинетлары, процедура-прививка ясату кабинеты, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм кирәк-ярак инвентарьларын саклау бүлмәләре бар. «Цифрлы ФАП» проекты нәтиҗәсендә авыл халкына цифрлы медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге булачак. Фельдшерлар дистанцион рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык битен ача, электрон рецепт яза, табиб белән телемедицина консультациясе үткәрә һәм медицина мәгълүматларын җибәрә алачак – мәсәлән, ЭКГ.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Аскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Аскын районында берьюлы өч яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас