Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 декабрь 2024, 10:34

Казахстанга арпа озаттык

Арпа Башкортстанның сынау лабораторияләрендә тиешле тикшерү үткән.

Казахстанга арпа озаттык
Казахстанга арпа озаттык

Республиканың Хәйбулла районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казахстанга экспортка 298 тонна арпа озатты. Арпа Башкортстанның сынау лабораторияләрендә тиешле тикшерү үткән .
Экспортка товар озату "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлеге милли проект 2030 елга кадәр чимал булмаган һәм энергетик булмаган товарлар экспорты үсешен 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү бурычын куя.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: