Башкалабыз Уфаның 18 нче санлы дәваханәсе мәйданында махсус мөмкинлекләре булган "Лада Гранта Лифтбек" яңа автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы үтте. Яңа машина ачкычлары төбәкнең 37 медицина оешмасына тапшырылды. Бу мөһим эшләр "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Саулык саклауның беренче звеносын модернизацияләү" төбәк программасы булышлыгында башкарылды.
Русиядә җитештерелгән яңа автомобильнең берсе Чишмә район дәваханәсенә кайтачак. Әлеге автомобиль киңкырлы, мәсәлән, аның багажнигында ятып авыручыны дәваханәгә илтү өчен бөкләнүче носилка бар.
Чишмә район үзәк дәваханәсенең баш табибы Урал Шәрипов билгеләвенчә, соңгы елларда Чишмә үзәк дәваханәсенең автомобиль паркы сизелерлек дәрәҗәдә яңарыш кичергән. Алар: өч "Лада Гранта", күчмә ФАП, ике "Лада Нива Трэвел", шулай ук 2021 елда алынган ике "Лада Гранта" автомобильләре. Димәк, хәзер Чишмә район үзәк дәваханәсенең пациентларга өйләрендә ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләре бар дип кыю әйтергә мөмкин.