Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 декабрь 2024, 10:53

Авылларыбыз заманча төс ала

Дүртөйле районының Түрбәк авылында мәдәният йорты ишекләрен ачты. Яңа клуб "Мәдәният" милли проекты булышлыгында төзелгән.

Авылларыбыз заманча төс ала
Авылларыбыз заманча төс ала

Мәдәният йорты заманча техникалар, яктырту һәм акустика корылмалары, җиһазлар белән баетылган. Модульле конструкциясе булуы аркасында тамашачылар залын конкрет чара үзенчәлегенә тиз генә яраклаштырып була.
Авыл җирләрендә бер-бер артлы яңадан-яңа мәдәният, медицина һәм һәм мәгариф биналары калкуы, булганнарына капиталь ремонтлар ясалуы аркасында авылларыбыз заманча төс ала бара. Үткән атнада гына Яңавылда капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Кыргыз Миякә һәм Аскын район үзәкләрендә җитди яңарыш кичергән кинозаллар ачылды. Болардан тыш, Башкорт дәүләт курчак театрында интерактив уен залы эшли башлады.

Фото: na-zemle-salavata.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: