Милли проектлар
26 декабрь 2024, 05:20

Караиделдә – ГТО фестивале

Караидел районы Караидел авылында “Олимпиец” физкультура-сәламәтләндерү комплексында Русиядә Гаилә елына багышланган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” – “Әти, әни, абый һәм мин – ГТОлы гаилә” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының спорт Гаилә фестивале узды. Чара БРда “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Фестивальдә Караидел муниципаль берәмлегенең алты гаилә командасы катнашты.

"Тормышта иң мөһим һәм кадерле нәрсә  – ул гаилә. Башта сине тәрбияләгән гаилә, аннары үзең булдырган гаилә. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мөһим. Һәм мондый ярышларны уздыру шундый максатларны хәл итүгә юнәлдерелгән",  – дип билгеләп үтте спорт министры Руслан Хәбибов.

Чыганак: sport.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас