2019 елдан башлап Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча 1700 чакрымга якын автомобиль юлы ремонтланган. Шуның 750 километрыннан артыгы – шәһәр агломерацияләрендә. Бу хакта БСТ телеканалындагы брифинг кысаларында БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр итте.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында авария хәлендәге күперләрне ремонтлауга 2022 елдан федераль бюджеттан акча җәлеп ителә, – дип искә төшерде Башкортстан Транспорт министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. - Нәтиҗәдә 1500 погон метрга якын күпер ремонтланачак".
Моннан тыш, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты проекты ярдәмендә Уфада Шакша күперен капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә.
Бер үк вакытта Уфада 8 Март һәм Комсомол урамнарын реконструкцияләү, Валерий Лесунов урамнарын һәм Баландин бульварын төзү, шулай ук Воровский урамы башында Агыйдел күпере аша чыгуны реконструкцияләү (кушымта төзү) алып барылды (I этап). Милли проект ярдәмендә Салават, Стәрлетамак һәм Уфа районнарында да юллар ремонтланган.
Чыганак: bashinform.ru