“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проектын тормышка ашыруның алты елында кече бизнесны үстерүгә 1,7 млрд сумнан артык бюджет акчалары юнәлдерелгән. Төбәк проекты “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Нәтиҗәдә республикада 333 яңа фермер хуҗалыгы төзелгән. 129 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ярдәм алды. Кулланучылар кооперациясенә 10 мең яңа катнашучы җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Узып баручы елда авыл эшкуарларына илкүләм проект кысаларында 293,6 млн сум акча бүлеп бирелгән, субсидияләр барлык алучыларга да җиткерелгән, дип билгеләп үттеләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru