Милли проектлар
25 декабрь 2024, 06:05

Яңа медпункт – авыл өчен зур шатлык!

Биредә беренчел медик-санитар ярдәмне 290 кеше алачак.

Яңа медпункт – авыл өчен зур шатлык!Яңа медпункт – авыл өчен зур шатлык!
Яңа медпункт – авыл өчен зур шатлык!

 Башкортстанның Кыйгы районында яңа медпункт  эшли башлады.

 Кыйгы районының Иске Мөхәммәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

 Республиканың бу авылында модульле ФАП Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау”  милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә урнаштырылды.

Сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклаганча, яңа ФАП барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килә. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Биредә беренчел медик-санитар ярдәмне 290 кеше алачак, шуларның 53е – балалар. Пациентларны фельдшер Гүзәл Талипова кабул итәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас