Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 декабрь 2024, 11:20

Безнең туңдырмадан канәгать калырлармы?

Башкортстан Вьетнамга беренче тапкыр туңдырма экспортлады.

Безнең туңдырмадан канәгать калырлармы?
Безнең туңдырмадан канәгать калырлармы?

Уфа предприятиесе Вьетнамга туңдырманың беренче алты тоннасын төяп җибәргән, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Продукцияне җитештерүче – төбәктә  туңдырма җитештерүдә махсуслашкан  билгеле предприятие, ул экспорт сертификациясен узды һәм „Цербер“ ФГИСта экспортерлар реестрына кертелде”,  - дип сөйләделәр күзәтчелек ведомствосында.

 Вьетнам Республикасы таләпләре нигезендә Уфа туңдырмасы Россельхознадзор карамагындагы лабораториядә лаборатор тикшеренүләр узды. Ул импортер илнең барлык таләпләренә тулысынча туры килә.

 Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли проекты  кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: