«Пищепром» Бүздәк компаниясе үзенең 10,5 тонна күләмендәге консервларының беренче партиясен Белоруссиянең иң эре “Күршеләр” челтәрләренең берсенә җибәрде. Аның 180 кибете бөтен ил буйлап урнашкан.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, эш “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында алып барыла. Белоруссия челтәре һәм Башкортстан җитештерүчесе арасында сөйләшүләр июньдә узды, декабрьдә поставкалар башланды.
Бу - Белоруссия-Башкортстан бизнес-миссияләренең нәтиҗәле булуына тагын бер дәлил, диде Беларусь Республикасында РФ Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин.
Башкортстан экспорты хәзер Беларусь белән гомум товар әйләнешенең 50% алып тора. Хәзер яклар Русия-Белоруссия инвестиция кластерын булдыру өстендә эшли.