“Русиянең милли проектлары” бренды илдә киң таралган – аның танылу дәрәҗәсе өч ел эчендә иң югары күрсәткечкә җитте, ди социологлар.
Ноябрь-декабрь айларында “Милли приоритетлар” оешмасы һәм IFORS тикшеренүләр уздырды. Нәтиҗәдә илебез гражданнары арасында Русиянең милли проектларын белүнең гомум күрсәткече 91 процентка җиткәнлеге ачыкланган. Тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент катнашкан.
Брендның визуаль танылуы (милли проектларның берсенең генә булса да логотибын күргәннәр) өч ел эчендә 48 проценттан 60 процентка кадәр арткан. Күпләр “Русиянең милли проектлары” сүзтезмәсен ишеткән (88%).
“Сәламәтлек саклау” проекты барлык илкүләм проектлар арасында танылу буенча лидер булып кала – русиялеләрнең 76 проценты аны гамәлгә ашыру турында белә яки нәрсәдер ишеткән, ә сораштырылучыларның 98 проценты алдагы биш елда проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк дип саный.
Русиялеләр фикеренчә, милли проектлар ил һәм төбәкләр үсеше өчен (61%); тормыш сыйфатын һәм кешеләрнең канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру өчен (53%); икътисад үсешенә ярдәм итүче программаларны гамәлгә ашыру өчен (51%) тормышка ашырыла.
Шул ук вакытта, милли проектлар ил өчен горурлык хисе уята, илне үстерә һәм алар монда һәм бүген кирәк дип исәпли русиялеләр.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән милли проектларның барысы да Башкортстанда да танылу тапты һәм уңышлы гамәлгә ашырыла.