Милли проектлар
24 декабрь 2024, 04:25

“Кинозал буш тормас”

Ярмәкәй районында яңа кинозал ачылды.

Ярмәкәй районы үзәгендә “Семейный” кинозалы ачылды.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында ачылган кинозал район мәдәният сараенда урнашкан.

Русия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә федераль кино фонды буенча яңа заманча кино корылмалары сатып алуга грант алганнар. Бу акчаларга күп каналлы тавыш системасы, куәтле цифрлы проектор, экран, сервер һәм башка заманча техника сатып алынган. Хәзер ярмәкәйлеләр үз районында яңа киноларны яхшы сыйфатта карый ала.

Кинозал ачылуга багышланган тантаналы чарада Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов, “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминев катнашты.

– Кинозал заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Ул ярмәкәйлеләр өчен яхшы ял итү урыны булыр һәм беркайчан да буш тормас дип ышанам, – диде Илшат Райманов.

Фильмны яңа кинозалда беренчеләрдән булып өлкән сыйныф укучылары советы, Ярмәкәй авылы мәктәбенең шәйморатчылар сыйныфы укучылары һәм мәдәният сараеның үзешчән сәнгать осталары карады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас