Башкортстанның Ишембай районы Салих авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Модульле ФАПны урнаштыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Яңа ФАП заманча таләпләр һәм стандартлар нигезендә эшләнгән. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. ФАПта фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, персонал һәм медикаментлар өчен бүлмәләр бар. Өлкән яшьтәгеләр һәм хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен пандус куелган.
Бу ФАПта беренчел медик-санитар ярдәм Салих, Новоивановка, Козловский һәм Богдановка авыллары халкына – барлыгы 476 кешегә, шул исәптән 78 балага күрсәтелә. Пациентларны фельдшер Алия Гафарова кабул итә.