Дүртөйледә яшәүчеләр моңа ныклап әзерләнә.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында алып барылган ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек районда киң колач белән алып барыла.
60 яшьтән өлкәннәрне физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында районга республика казнасыннан бюджетара трансферлар бүленгән.
ГТО нормативларын тапшырган гражданнарга 10000 сум күләмендә исемле сертификат тапшырылган. Ул нәкъ менә физкультура-сәламатләндерү хезмәтләре алу максатына бирелә.