“Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Башкортстан көрпә экспортлауны дүрт тапкырга арттырган.
Агымдагы елның 9 гыйнварыннан алып 15 декабренә кадәр вакыт эчендә төбәк буенча Роспотребнадзор идарәсе Башкортстан предприятиеләре тарафыннан Казахстанга, Кыргызстанга һәм Үзбәкстанга озату өчен әзерләнгән 2110 тоннан бодай һәм арыш көрпәләрен тикшергән.
Чит илләргә көрпә озату, 2023 ел белән чагыштырганда, 4 тапкырга арткан. Былтыр Башкортстан 530 тонна көрпә экспортлаган булган.
Фото: freepik.com