Әбҗәлил һәм Стәрлебаш авыл хуҗалыгы предприятиеләре Евросоюз илләренә 879 тонна азык-төлек җитене озаткан, дип хәбәр итә безгә Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәлеге.
“Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында алып барылган эшләр барышында май бирүче культура Бельгиягә, Латвиягә, Германия, Польша һәм Швейцариягә озатырдан алда Европа илләренең һәм импортер-илләрнең таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерү үткән. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, озатырга әзерләнгән товарда хәвефле карантин организмнары табылмаган.
Фото: avangard-agro.ru