Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 декабрь , 11:18

Чишмә хастаханәсендә яңа флюорограф бик кирәк булган

Чишмә районы хастаханәсендә яңа флюорографны авыруларны диагностикалау өчен актив кулланалар.

Чишмә хастаханәсендә яңа флюорограф бик кирәк булган
Чишмә хастаханәсендә яңа флюорограф бик кирәк булган

Ил Президенты Владимир Путинның фәрманы белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча Чишмә хастаханәсенә яңа «ПроСкан 7000» флюорографы кайтты. Анда инде 350дән артык тикшерү уздырганнар, алар пациентларда җитди авыруларны диагностикаларга ярдәм иткән.

Флюорография сулыш органнары авыруларын иртә стадиядә диагностикалауның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып тора, ул вакытта пациент әле үзенең авыруын сизми. Флюорографияне вакытында узу, мәсәлән, диспансеризация яки медицина тикшерүләре вакытында туберкулезны ачыкларга ярдәм итә. Туберкулезга яшәү рәвешенә, сәламәтлек торышына, социаль статусына һәм муллыгына карамастан, теләсә кайсы кеше дучар була. Нәкъ менә шуңа күрә флюорографияне игътибарсыз калдырырга кирәкми.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Чишмә хастаханәсендә яңа флюорограф бик кирәк булган
Чишмә хастаханәсендә яңа флюорограф бик кирәк булган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: