Сөенче! Чакмагыш авылында яшьләргә фатир ачкычлары тапшырдылар!
Чакмагыш районы үзәгендә тантаналы шартларда биш яшь кешегә яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
Ш. Сөләйманов исемендәге урамдагы яңа йорт “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында “Хроник авыруларның авыр формаларыннан интегүче гражданнарны һәм ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча” дәүләт программасы ярдәмендә кулланылышка тапшырылды. Бу көнне яңа хуҗалар түземсезлек белән көттеләр һәм Яңа ел алдыннан мондый да зур бүләккә бик шатландылар.
Бәхетле фатир ияләре арасында Иске Калмаш авылыннан МХОда катнашучы ир-егет тә бар. Әле ул яраланганнан соң сәламәтлеген ныгыта һәм шушы көннәрдә кабат иптәшләре янына китәргә әзерләнә. "Хәзер минем кайтып керер үз торагым булуына бик шатмын", - дип тәэссоратлары белән бүлеште якташыбыз.
Фатирлар якты, җылы һәм уңайлы, керергә дә яшәргә – бар шартлар да бар.
Бу якты, җылы йортны Мөхтәруллин Раил Рифгать улы җитәкчелегендәге «Монтажстрой» ҖЧҖ төзелеш оешмасы егетләре тзеп, кулланылышка тапшырды.
Йорт барлык социаль объектларга да якын, уңайлы урнашкан.
– Балаларны чын күңелдән котлыйм, яңа урында бәхет телим. Зур тормыш юлына басып, бәхетле гаиләләр корып, шатланып яшәгез,– дип теләде район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев яшьләргә. –Гаиләләр төзегез, балалар үстерегез. Сезнең йорт ишекләренә һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә килеп шакысын, өй өчегез тулы шатлык булсын!