Республика Йортында Башкортстан Башлыгы каршында сәламәтлек саклауны үстерү буенча советның беренче киңәшмәсе үтте. Радий Хәбиров шушы көннәрдә совет булдыру турындагы карарга кул куйды. Аның составына төбәкнең алдынгы клиникалары баш табиблары, райлн һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, фәнни оешмалар вәкилләре, федераль надзор ведомство җитәкчеләре кергән. Советның максаты – сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне тикшерү.
Киңәшмәне ачып, республика җитәкчесе соңгы елларда уртача яшәү озынлыгын 73,17 елга кадәр җиткерүне мөһим дип атады.
Төбәктә беренчел звеноны модернизацияләү өчен күп эш эшләнә. 2024 елда 4 мең берәмлек медицина техникасы урнаштырганнар, 132 тиз корыла торган модуль конструкциясе, 109 фап, 19 табиб амбулаториясе, дүрт гомум практика офисы ачылган. 200 санитар автомобиль сатып алынган.
Уфа шәһәрендә сугыш ветераннары өчен республика клиник госпитале төзелә, милли проектлар гамәлгә ашырыла, Акьяр авылында Сибай медицина колледжының филиалы ачылачак.
Советның тагын бер эш юнәлеше – киләсе МХОда катнашучылар елында куелган бурычларны үтәү.
Чыганак: glavarb.ru