Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 декабрь 2024, 01:07

Елына 1млн тонна чуп-чар җыела

Елына 1млн тонна чуп-чар җыела
Елына 1млн тонна чуп-чар җыела

Мәйданы 56 га булган һәм күләме 3 млн кубометрдан артык булган алты санкцияләнмәгән чүплек Башкортстанда 2022-2024 елларда «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында бетерелгән.Коммуналь хезмәтләр Башкортстанда яшәүчеләрдән генә елына 1 млн тоннага якын каты калдык җыя. 2024 елның 11 аенда барлыгы 485,4 мең тонна чүп-чар сортировкаланган, 72 мең тонна эшкәртелгән, 981,2 мең тонна полигоннарга күмелгән. Бу хакта БР экология министры урынбасары Нияз Фазылов хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул сөйләвенчә, 2019 елдан республикада гомум проект куәте елына 850 мең тонна булган 13 чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелгән. Алар Архангельск, Авыргазы, Баймак, Бәләбәй, Дуван, Иглин, Кыйгы, Күгәрчен, Кушнаренко, Туймазы, Уфа районнарында һәм Стәрлетамакта бар.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: