-17 °С
Болытлы
Благовещенскида Потеха елгасындагы буа һәм Дим елгасының 35 чакрым яры «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында чистартылган. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә БР табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы Нияз Фазылов хәбәр итте.
2020-2024 елларда республиканың елга-күлләрне чистартуга федераль бюджеттан барлыгы 170,6 млн сум акча бүленгән, бу максатларга барлыгы 175 млн сум тотылган.